Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев : "Зыян күрүчеләрнең барысына да ярдәм күрсәтеләчәк!"

Чаллыда шартлау булган торак бина урынына шәһәр хакиме Наил Мәһдиев килде. Ул зыян күрүчеләрнең хәлен белеште, аларга ярдәм күрсәтергә кирәклеген искәртте.

Чаллыда шартлау  булган торак бина урынына шәһәр хакиме Наил Мәһдиев килде. Ул зыян күрүчеләрнең хәлен белеште, аларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә кирәклеген искәртте .

“3 кеше коткарылды. Аларның барысы да хастаханәгә озатылды. Йортта яшәүчеләр вакытлыча Чаллының Open City» кунакханәсенә урнаштырылачак. Аларны анда махсус автобуслар илтәчәк. Йортның 10, 11, 12 подъездларында яшәүчеләрнең барысына да тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Барлык хезмәтләр дә тулы көченә эшли”, - дип белдерде шәһәр хакиме.

Наил Мәһдиев Чаллыда мондый очракның беренче тапкыр гына булмавын искәртте. Берничә ел элек 53 нче комплекста шартлау булып бер подьезд жимерелде. Бер төзүче компания аны төзекләндереп бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев