Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкының яртысыннан артыгы коронавируска каршы прививка ясаткан

Автокалада яшәүчеләр коронавирус инфекциясенә каршы прививканы шәһәрнең барлык поликлиникаларында, шулай ук «Тулпар», «Мегастрой» сәүдә үзәкләрендә һәм Саклык банкы офисында (адресы: Муса Җәлил проспекты, 25) ясата ала.

Чаллыда 263 484 кеше – коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның – беренче, 206 784 кеше икенче компонентын да алган. Шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, вакцинация пунктлары бәйрәм көннәрендә дә гадәти режимда эшләгән.
Николаев билгеләп үткәнчә, коронавируска бәйле вазгыять киеренке булып кала. «Вакцинация — үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеген саклауда бердәнбер механизм», - диде ул.
Чаллыда яшәүчеләр коронавирус инфекциясенә каршы прививканы шәһәрнең барлык поликлиникаларында, шулай ук «Тулпар», «Мегастрой» сәүдә үзәкләрендә һәм Саклык банкы офисында (адресы: Муса Җәлил проспекты, 25) ясата ала.
«Бездә эшләүчеләрнең күбесе прививка ясатты һәм моның нәтиҗәләре күренә. Кешеләр дә, икътисад та эшли. Бөтен дөнья шушы юлдан бара. Әйдәгез, аңлату эшләрен алга таба да алып барыйк, шул исәптән өлкәннәр арасында да», - диде мэр Наил Мәһдиев шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгына мөрәҗәгать итеп.
Мәһдиев санитар табибка тикшерүләрне дәвам итәргә кушкан иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус