Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә торган «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында Чаллыдан 14 яшьлек Мәликә Бәдретдинова җиңү яулады. Конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы 5-7 сыйныф укучылары арасында иң югары бәягә лаек булды. Мәликә журналистика һәм медиа өлкәсе юнәлеше буенча «Расскажи о главном!» чакыруында катнашты.

Конкурсның финалы "Артек" халыкара балалар үзәгендә узды. Әйтергә кирәк, бөтен илдән барлыгы 300 укучы җиңүче булды. 5-7 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр 100әр мең сум оттылар, өстәвенә Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр «Озын тәнәфес» поездында «Хыяллар сәяхәте»нә барып кире кайтачаклар.

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс яшьләр