Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы «Мизгел»е – Гран-при иясе

Фестивальнең Гран-при бүләген Нәфисә Әхмәтшина җитәкчелегендәге «Мизгел» ансамбле алды.

Башкалабызның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Йолдызлык» XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә төп приз алучыларның исемнәре билгеле булды. Фестивальнең Гран-при бүләген Нәфисә Әхмәтшина җитәкчелегендәге «Мизгел» ансамбле алды.

Азалия Яфясова,  Руслан Закиров, «Сәйлән» халык бию ансамбле, «Лик» балалар бию студиясе һәм  Vegas dance family студиясе беренче урынга лаек булды. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

«Йолдызлык» фестивале Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният эстрада