Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы әниләрен LADY MAMA фестивалендә үз сәләтләрен күрсәтергә чакыралар

Чаллы әниләре LADY MAMA – 2022 фестиваленә гариза бирә ала. Конкурс дүртенче ел рәттән үткәрелә, анда бала карау буенча ялда булган әниләр катнаша. Фестивальне яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Заман» яшьләр үзәге оештыра.

Гаризалар 2022 елның 10 февраленә 23:59 сәгатькә кадәр «Ladyама - 2022» тамгасы белән mczaman@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

Конкурсның финалы 2022 елның 4 мартында узачак. Конкурста катнашучыларга түбәндәге сынаулар узарга кирәк: иҗади формада (видеоролик, фото-презентация һ.б.) конкурсантларның тормышын чагылдыручы визитка-презентация (1,5 минуттан артык булмаган), интерактив интеллектуаль конкурста (сорау-җавап) белемнәрен тикшерергә һәм иҗади номер белән чыгыш ясарга (музыкаль, шигъри, бию, сәхнә һ. б. жанрлары, 3 минуттан артык түгел).

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс