Шəhри Чаллы

Чаллы пенсионерының 1 миллион сумга якын акчасын урлаганнар

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылды. Әлегә шалтыратучыларның номеры Санкт-Петербурта теркәлгәне генә билгеле.

Мошенниклар Чаллыда яшәүче 70 яшьлек пенсионерны төп башына утыртканнар. Алар шәһәрдәшебезнең телефонына “акчаларыгызны урларга телиләр” дип шалтыраталар. Үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыралар. Өлкән кеше хафаланып, җилгесез затларның барлык “киңәшләрен” үти һәм, нәтиҗәдә, 957 мең сум акчасыннан колак кага. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылды. Әлегә шалтыратучыларның номеры Санкт-Петербурта теркәлгәне генә билгеле. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: