Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы полиция хезмәткәрләре телефон мошенникларыннан сак булырга чакыра

Телефон мошенникларыннан котылуның иң дөрес юлы – тиз арада кеше белән элмтәне өзү, телефонны сүндереп кую. Моның турында шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә барган профилактик акция барышында полиция хезмәткәрләре сөйләде.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре гражданнарга профилактик буклетлар тараттылар, мошенникларның ничек эшләве турында мисаллар китереп сөйләделәр. 
Бүгенге көндә кәрәзле телефоннар һәм интернет челтәрләре аша 866 талау һәм мошенниклык очраклары теркәлгән. Күп очракта мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштыралар. Һәр атна диярлек шәһәрдәшләребез үзләренең җавапсызлыклары һәм игътибарсызлыклары аркасында 3тән алып 5 млн га кадәр акча югалталар. Күптән түгел генә, 72 яшьлек шәһәрдәшебез мошенникларга ышанып, аларга үз банк картасының парольләрен әйтеп, 900 мең сумыннан колак какты.   

 

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WhatsApp смартфон телефон мошенник закон интернет