Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Россиянең иң имин 20 шәһәре арасына керде

Автокаланың куркынычсызлык буенча күрсәткечләре яхшы булуы аның икътисади күрсәткечләре белән тыгыз бәйләнгән, дип искәртте шәһәр башлыгы.

Чаллы Россиянең иң имин 20 шәһәре арасына керде. Автокала мэры Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Мэр сүзләренчә, Автокаланың куркынычсызлык буенча күрсәткечләре яхшы булуы аның икътисади күрсәткечләре белән тыгыз бәйләнгән.
Бүгенге көндә Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе соңгы 17 елда иң түбәне санала. 1 меңгә якын кешенең даими эш урыны юк, мәшгульлек үзәге мәгълүматлар базасында 4 меңнән артык вакансия бар.
Шәһәрдә 100 мең кешегә 725 җинаять туры килә, бу узган елгы күрсәткечләргә караганда 11 процентка кимрәк.
Чаллының Россиянең иң имин 20 шәһәре арасына керүендә «Куркынычсыз шәһәр» программасы да сизелерлек роль уйнады, диде мэр.
«Шәһәр территориясендә 4 меңнән артык видеокамера урнаштырылган, аларның 1175е – балалар бакчалары, мәктәпләр һ.б. белем бирү учреждениеләрендә. Барлык җир асты кичүләре, кеше күп җыела торган урыннар, торак фонды видеокамералар белән җиһазландырылган. 2019 елда шәһәрдә видеокүзәтү системасы белән тәэмин ителеш 70 процентка җитәргә тиеш. Безнең алда шундый бурыч тора», - дип искәртте Мәһдиев.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/24/177681/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев