Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы самбочылары ярышларда медальләр яулады

«Заман» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы Самбо Федерациясе Кубогына ярыштылар.

Ярышлар Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогында узды, спорт чарасында 23 командадан 179 самбочы катнашты. Турнирда «Заман» яшьләр үзәгеннән ике самбочы көч сынашты, алар уңышлы чыгыш ясадылар һәм медальләр яуладылар.
1 урында – Роберт Мөхәммәдиев (71 кг авырлык категориясе), 3 урында – Данил Бабаев (59 кг авырлык категориясе). Спортчылар тренер-укытучы Владимир Тимофеев җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт