Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шәһәре мэры кубогына мотокросс буенча ярышлар уздырыла

29 августта Әҗмәкәй бистәсендә «Найком Арена» спортның техник төрләре стадионында Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев кубогына мотокросс буенча ярышлар уздырыла.

Узышларда Россия Федерациясе субъектларыннан 200дән артык спортчы катнашачак. Инде бүген үк, заявкаларны кабул итү көнендә 80нән артык мөрәҗәгать кергән.
Татарстанда мотоциклет спорты федерациясе президенты Наил Хөббатуллин, стадионга керү бушлай булачак, бу матур спорт төренең тамашасын мөмкин кадәр күбрәк тамашачы бәяли алсын иде, дип уртаклашты. 

Чараны тантаналы ачу сәгать 11:30да оештырыла. Күнегү ярышлары 8:30да башлана. 

Катнашучылар:

Класс 50 см3 (6 - 8 яшь)

Класс 65 см3 (8 - 12 яшь)

Класс 85 см3 (11 - 14 яшь)

Класс мотокросс сөючеләр (30 яшькә кадәр)

Класс мотокросс сөючеләр (30+ яшьләәр)

Класс ветераннар (45+)

Класс ветераннар (52+ )

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мотокросс