Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шәһәре Мәйданында Татарстан Республикасы көнен гөрләтеп билгеләп үттеләр

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә багышланган бик күп чаралар уздырылды.

29 августта “Акварель-2021” чәчәкләр бәйрәменә старт бирелде, анда яраткан әкиятләр геройлары белән фотога төшү генә түгел, үзләрен бакчачы ролендә сынап карау өчен үсентеләр дә сатып алырга мөмкин иде. Шул ук көнне "Наиком - арена" спортның техник төрләре стадионында мотогонкаларда җиңүчеләрне Мэр Кубогына тәкъдим иттеләр. 
30 августта автокалада Республика көне хөрмәтенә күп санлы кызыклы чаралар уздырылды. Шул сәптән Сидоровка бистәсе паркында да бәйрәм оештырылды. 
Ипподромда ат спорты ярышлары һәм милли көрәш буенча  ярышлар узды, аларда иң яхшы җайдаклар һәм абсолют батыр билгеләнде.

Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Җиңү паркында «Минем туган Татарстаным» бәйрәм чарасы узды. Шәһәр халкы өчен «Шатлык» һәм «Нур» яшьләр үзәге иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады. Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә багышланган төп бәйрәм Яр буе паркы мәйданында узды. Чара шәһәрнең артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм