Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчылары спортның көч төрләре буенча Евразия берлеге чемпионатында медальләр отты

2021 елның 18-19 декабрендә Екатеринбургта спортның көч төрләре буенча Евразия берлегенең Ачык Яңа ел чемпионаты узды. Чаллы шәһәре командасыннан сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән җиде спортчы катнашты. Ярышларда барлыгы 420 кеше катнашты.

Чаллы спортчылары лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Николай Бердников һәм Рәфыйк Ибраһимов «Военный жим» һәм «Строгий подъем бицепс» төрләре буенча беренче урыннарны яуладылар, икесе дә «Спорт мастеры» нормативын үтәде.
Ришат Фазуллин, «Халыкара класслы спорт мастеры» нормативын үтәп, «Эскалибур» төре буенча 1 урынны яулады.
Августа Беляева «Роллинг Тандер» дисциплинасында һәм «Эскалибур» төре буенча (бу төрдә «Дөнья рекордчысы» исемен яулады) беренче булды.
Гөлназ Гыйльметдинова шулай ук «Роллинг Тандер» төре һәм «Эскалибур» төре буенча җиңү яулады һәм ике төр буенча «Дөнья рекордчысы» исемен яулады. 
Роман Пономарев «Становая тяга» төре буенча алтын медальгә лаек булды.
Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар командасын Ришат Фазуллин җитәкли. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт