Чаллы студентлары терроризмга каршы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы студентлары терроризмга каршы

Иң яхшы курс эше яки диплом эше конкурсына йомгак ясалды.

«Нур» яшьләр үзәгендә югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары арасында терроризм һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча иң яхшы курс эше яки диплом эше конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс «Яшьләр даирәсендә экстремизм һәм терроризм күренешләрен кисәтү алымнары», «Яшьләрнең аңын радикальләштерү сәбәпләре һәм шартлары, аларны локальләштерү буенча тәкъдим ителә торган чаралар», «Яшьләрнең төрле төркемнәре девиацияләре киселешендә коллектив хәтерне тикшерү», «Социаль эксклюзия шартларында яшьләрне ресоциальләштерү сценарийлары» юнәлешләре буенча узды.

Гариза бирү кампаниясе кысаларында оештыру комитетына 28 гариза килгән. Катнашу өчен Яр Чаллы политехника көллияте, Яр Чаллы медицина көллияте, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы студентлары гариза биргән.

Конкурс проектлары буенча җиңүчеләр: 1 урында – Ирина Новикова; 2 урында – Камилла Камалова һәм Елизавета Глухова; 3 урында – Вероника Куркина һәм Мария Тихонова. Конкурс эшләре буенча нәтиҗәләр: 1 урында – Азат Нигъмәтуллин, Эмиль Кирамов, Айнур Галимов; 2 урында – Валерия Хобзей, Екатерина Мохначева; 3 урында – Регина Хәсәнова. Фото шәһәр сайтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

Нет комментариев