Чаллы суды абыйсына пычак белән кадаган һәм канын үзе туктаткан шәфкать туташының эшен туктатты
Яңалыклар тасмасы

Чаллы суды абыйсына пычак белән кадаган һәм канын үзе туктаткан шәфкать туташының эшен туктатты

Чаллы шәһәр судында әлеге хатын-кызның эше каралды.

Суд матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатын-кызның абыйсы белән низаг килеп чыга. Ниндидер мизгелдә хатын-кыз кулына пычак ала һәм туганының муенына кимендә 4 тапкыр кадый, ә бу вакытта абыйсы исерек килеш диванда яткан була.

Җинаятьче хатын-кыз шунда ук полиция һәм медицина хезмәткәрләрен чакырта. Һөҗүмче 23 елдан артык шәфкать туташы булып эшләгәнлектән, ул абыйсының кан китүен туктата ала.

Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таный һәм абыйсын үтерергә җыенмаганын аңлата. Моннан тыш, туганнар татулашкан.

Суд ике якның да татулашуына бәйле рәвештә эшне ябарга карар кабул итә.
 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев