Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы Минзәләдән килгән ир-атны сукыраюдан саклап калган

Минзәләдә яшәүче 33 яшьлек ир-атның күзенә ишегалдында эшләгән вакытта кечкенә генә тимер кисәге очып керә.

Ул тиз арада урындагы татбибларга мөрәҗәгать итә. Алар, хәлнең катлаулыгын исәпкә алып, аны ашыгыч рәвештә Чаллыга җибәрергә карар кылалар. Ир-атны автокаланың 5 нче шәһәр хастаханәсенә кабул итәләр. Дәвалау учреждениесенең офтольмология бүлеге мөдире, табиб Рифат Замалиев ашыгыч рәвештә пациентның күз алмасына операция ясый. Ул бик уңышлы килеп чыга. 
“Миңа Минзәләдә мондый яра сукыраюга китерергә мөмкин дип, кисәтеп җибәрделәр. Шуңа да мин башта бик борчылдым. Бәхетемә Рифат Рәшит улы Замалиевка эләктем. Ул бик тә тәҗрибәле белгеч икән. Күземне саклап калганы өчен аңа чиксез рәхмәтлемен”, - ди Алмаз. 

Фото: Чаллының сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб