Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар театры һаман яңа бинага күчеп бетмәгән

Тапшырылуына икенче ай китсә дә, Чаллы Татар Драма театры яңа бинасына күчә алмый интегә.

Театрга язучы, драмматург Аяз Гыйлаҗев исеме бирелү чаллылыларны сөендерде. Әмма халыкның янә сәхнәдә һаман тамаша күрә алганы юк әле. Сәбәбе - театрның сәхнәсе әзер булмау һәм иске бинадан күчеп бетә алмауда. Театр артистлары үзләре үк: "Яңа елга күчеп бетә алсак, яхшы булыр иде", -  диләр. Әлегә театрда сезон ачылу датасы да билгеле түгел. Халыкның яңа бинада яңа тамашалар күрәсе килә. Тагын коронавирус аркасында карантин башланып, тамашалар куярга рөхсәт булмау факторын да исәпкә алсак, чаллылылар быел биредә ай-һай спектакльләр карый алырлар микән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр