Чаллы телевидениесе турында документаль повесть дөнья күрәчәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллы телевидениесе турында документаль повесть дөнья күрәчәк

Тележурналист, Татарстан язучылар берлеге әһеле Рахман Шәфигуллин “Чаллының рухи манарасы” – “Духовный источник Челнов” дип аталган документаль повестен төгәлләде.

Автор 80 нче елларда ТАССР телерадиотапшырулар Дәүләт Комитетының  Чаллыдагы корпунктын җитәкләде, шәһәр һәм төбәк тормышын Казан телевидениесе  аша бөтен республикага яктыртуга күп көч куйды. 1990 елда Шәһәр Советы депутаты булып сайланды, матбугат, хәбәрдарлык  даими комиссиясен җитәкләде. “Шәһри Чаллы” газетасын, муниципаль телерадиотапшырулар компаниясен оештыруга зур көч куйды. 1992-1995, 2000-2011 елларда  аның баш редакторы булып эшләде. 
Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Р.Шәфигуллин бу әсәрендә  90нчы еллардагы вәзгыять, милли хәрәкәт,  суверенлык өчен көрәш, шәһәр җитәкчелеген сайлау, утыз ел элек “Чаллы – ТВ” телерадикомпаниясен оештыру, бу эшкә аяк чалучылар һәм башка моңа кадәр укучыларга билгеле булмаган вакыйгалар турында яза. Әсәр тиздән татар һәм рус телләрендә дөнья күрәчәк.

 

Фото: web.archive.org

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


цифровое телевещание

Нет комментариев