Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ТИҮ рәисләре шәһәр мэры кисәтүенә җавап бирде

Аппарат киңәшмәсендә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев болай дип билгеләп үтте: "Безнең бурыч - моңа кадәр тәртип булмаган территорияләрне тәртипкә китерү. Мин "Безнең ишегалды" программасын күздә тотам. 2021 елның программасы тиешенчә эшләргә тиеш. Узган елдан башлап төзелгән ишегаллары тиешенчә булырга да тиеш. Аңлашыла, барлык кешеләр дә матурлыкны бәяләми, моны җәмәгать киңлекләре, скверлар, парклар буенча да күрәбез. Төзүчеләр килә, аның артыннан вандаллар актив бара. Төзүчеләр тарафыннан яратып башкарылган эшләрне сыйфатсыз хәлгә китерәләр".

Мөрәҗәгатькә Автозавод районының ТИҮ ассоциациясендә игътибар иткәннәр инде. 28 комплекста «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр төгәлләнеп килә. «Автозавод» ТИҮ рәисе Люзия Мостафина халыкка, тирә-юньне төзекләндерү өчен, өмәдә катнашырга тәкъдим итте. Шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков ярдәме белән булачак газоннар һәм чәчәк түтәлләре өчен кара җир китерелгән. Теләүчеләрне 3 августта 17:00 һәм шимбә өмәсе 9:00 сәгатьтә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрне төгәлләү өчен өмәләргә чакыралар.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тиү

2
X