Чаллы "Тылсым"ы Гран-При яулады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы "Тылсым"ы Гран-При яулады

"Шатлык" яшьләр үзәгендә "Ышанам" дип исемләнгән театр миниатюралары фестиваль-бәйгесе үтте.

Анда 2нче гимназиядә эшләп килүче "Тылсым" театр студиясе "Иң яхшы дуэт" һәм "Гран-При" номинацияләрендә җиңде. Балаларны театр серләренә Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Садыйкова белән Энҗе Шиһапова төшендерә. "Тылсым" киләчәктә дә җиңүләргә ирешсен. 
 


Нет комментариев