Чаллы укучылары - Бөтенроссия олимпиадасы призерлары
26нчы гимназиясенең 9нчы сыйныф укучыларының берьюлы 5 укучысы математика буенча Бөтенроссия олимпиадасы призерлары булды.
Татарстан җыелма командасын 9-11 нче сыйныф укучылары тәкъдим итте. 160 тугызынчы сыйныф укучылары арасында Чаллы укучылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Альбина Хәлитова, Яна Магизова, Николай Маскин, Ильяс Әетдинов һәм Макар Рипенко призерлар булдылар.
“Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат”ның 10 сыйныф укучысы Айгөл Нуретдинова исә инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев