Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучысы Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада призеры булды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча ел саен үткәрелә торган республика олимпиадасына йомгак ясалды.

Олимпиадада катнашу өчен республиканың 15 меңгә якын укучысы гариза биргән. Олимпиада ике этапта узды: олимпиаданың 1 этабы дистанцион рәвештә www.tatzpp.ru сайтында тест формасында үтте. 2 этап - шулай ук дистанцион, Кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле темага эссе язу рәвешендә үтте.
Олимпиаданың йомгаклау этабына 249 катнашучы узды, алар арасыннан олимпиаданың 2 этабы нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган катнашучылар сайлап алынды.
Чаллы шәһәре буенча 2021 елгы Олимпиадада катнашкан укучылар арасында бер призер билгеләнде. «Кулланучылар грамоталылыгын күтәрүдә үҗәтлек өчен» номинациясендә 60нчы мәктәп укучысы Ралина Ханнанова җиңүче булды.
Җиңүчеләрне бүләкләү 2021 елның декабрендә узачак. 

 

http://nabchelny.ru/  Фото: rossoshru.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр