Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучысы сайлау хокукы буенча Бөтенроссия олимпиадасының финалына чыкты

Түбән Кама һәм Чаллыдан өч өлкән сыйныф укучысы сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча «Софиум» Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы финалында Татарстан данын яклаячак.

Конкурсның сайлап алу (региональ) этабы тәмамланды.
Биремнәрне Түбән Кама шәһәренең 29 нчы урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Анастасия Тузеева, 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Эмиль Бариев, шулай ук Чаллыдан А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11 сыйныф укучысы Рәис Шәкүров уңышлы үтәделәр.  
"Укучыларны котлыйм һәм, форсаттан файдаланып, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән уртак чаралар нәтиҗәсендә электораль өлкәдә хокукый культура дәрәҗәсе даими үскәнен билгеләп үтәсем килә, - дип шәрехли ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. - Узган ел безнең укучылар беренче тапкыр финалга үтте, ә бу ел нәтиҗәләре безнең дөрес юнәлештә эш алып баруыбызны дәлилләде".
Конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча шулай ук Казан, Әгерҗе, Алексеевск, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Тәтеш, Тукай һәм Чистай районнарыннан 22 укучы – региональ этап призерлары билгеләнде. Ике көн дәвамында бөтен Татарстаннан 10 һәм 11 нче сыйныфлардан 100дән артык укучы конкурс процедуралары үтте. Биремнәр ике турга бүленде: теоретик – укучыларга сайлау хокукы темасына кагылышлы сорауларга тулы җавап бирергә туры килде; практик – өлкән сыйныф укучылары билгеле бер темага эссе яздылар. Катнашучылар Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе дипломнары һәм истәлекле сувенирларлары белән бүләкләнделәр.
Төбәк сайлап алуында җиңүчеләр 2022 елның мартында Мәскәүдә узачак олимпиаданың йомгаклау этабына ныклап әзерләнә башлаячаклар.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф