Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарында җинаятьләр саны 17%ка кимегән

Агымдагы елның алты аенда шәһәрнең җәмәгать урыннарында 1433 җинаять теркәлгән, кимү 3,4%ны тәшкил иткән, шәһәр урамнарында җинаятьләр саны 17% ка кимегән (910нан 755кә кадәр). Җәйге чорда урамнарда һәм җәмәгать урыннарында хокук бозуларны профилактикалау чаралары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең полиция башлыгы Михаил Чекмарев сөйләде.

- Урамнарда һәм шәһәрнең иҗтимагый урыннарында оператив хәлне тотрыкландыру максатларында, уздырыла торган анализ нигезендә көн саен тышкы нарядларны патрульләү постларын һәм маршрутларын дислокацияләү эшләнә. Муниципаль хезмәткәрләр, урамнарда һәм җәмәгать урыннарында җәмәгать тәртибен саклау буенча хосусый-сак берләшмәләре белән бергә эшләүне дәвам итәләр, - дип билгеләп үтте Михаил Чекмарев.

Полиция хезмәткәрләренә җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә «Имин шәһәр» АПКсы зур ярдәм күрсәтә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта "Имин шәһәр" серверына 2659 видеокамера тоташтырылган, шул исәптән гражданнарның массакүләм ял итү урыннарында һәм урамнарда 655 видеокамера эшли. Ярты ел эчендә камералар кулланып, 191 җинаять ачылган һәм 1301 административ хокук бозу очрагы теркәлгән.

Моннан тыш, бакча ширкәтләрендә җәмәгать тәртибен саклау максатыннан, атна саен полиция хезмәткәрләре тарафыннан хокук саклау юнәлешендәге муниципаль хезмәткәрләр һәм җәмәгать формированиеләре белән берлектә рейдлар уздырыла, ташландык участоклар һәм чит затлар ачыклана. Шәһәр чигендә барлыгы 16 бакча ширкәте урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле дүшәмбе