Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарында яңа баганалар барлыкка киләчәк

Чаллы урамнарын яктырту өчен «Автомобиль юллар предприятиясе» оешмасы төрле биеклектәге 3,3 мең багана сатып алачак.

Тендер 29 мартка билгеләнгән. Документация буенча алты метрлы 2 мең багана, дүрт метрлы 1,2 мең һәм тугыз метрлы 143 багана кирәк. Алар өчен «Автомобиль юллар предприятисе» оешмасы 50,7 млн сум үз акчасын тотачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев