Шəhри Чаллы

Чаллы янында куркыныч авария булган

Авариядә хатын-кыз вафат була.

Узган шимбәдә кичке алтыда Чаллы — Зәй — Әлмәт трассасында «Opel» һәм «Nissan» машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авария видеога эләккән.
26 яшьлек «Opel» йөртүчесе идарәне үти алмаган һәм «Nissan» белән бәрелешкән. Бәрелүдән немец автомобиле кюветка төшеп китә.
«Авария нәтиҗәсендә „Opel“ автомобиленең 26 яшьлек пассажиры күп санлы имгәнүләр алган. Хатын-кызны ашыгыч рәвештә Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясенә алып киләләр. Ул анда вафат була», — дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: