Чаллы янындагы бакчачылык ширкәтендә ир-ат үз машинасына тапталып үлгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янындагы бакчачылык ширкәтендә ир-ат үз машинасына тапталып үлгән

Машина йөртүче автомобилен кул тормозына куймаган, шуның аркасында транспорт чарасы артка таба хәрәкәт итә башлаган һәм машина артында торган ир-ат өстенә килеп менгән.

Фаҗига кичә кичке бишләр тирәсендә республиканың Тукай районы «Весна-1» бакчачылык ширкәтендә булган. 
Ачыкланганча, 60 яшьлек ир-ат үзенең Lifan автомобилен йорты янына туктатып, багажнигын ачкан һәм азык-төлек бушата башлаган.
«Машина йөртүче автомобилен кул тормозына куймаган, шуның аркасында кабызылмаган транспорт чарасы артка таба хәрәкәт итә башлаган һәм машина артында торган ир-ат өстенә килеп менгән», - дип искәртте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук һәлак булган. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


машина авария дтп

Нет комментариев