Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучылары җыелыш үткәрде

Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәгә язучылар җыелды.

Җыелышта ТР язучылар берлегегең Чаллы оешмасы җитәкчесе Факил Сафин узган 2019 әдәби елга йомгак ясады, башкарылган эшләрне атады.

Җыелышка 7язучы авыру сәбәпле килә алмаган. Әйтик, Айдар Хәлим хастаханәдә ята икән. Нияз Вәлиев исә күп еллар авырый. Ягъсуф Шәфыйков авыр операция кичергән.

Җыелышка Казаннан Язучылар оешмасыны рәисе Данил Салихов та килгән иде. Ул чыгыш ясап Чаллы язучыларын актив позициядә булырга чакырды.

Җыелышта язучыларны республика күләмендәге премияләргә тәкъдим итүләр булды. Быел Тукай премиясенә кандидат итеп Факил Сафин күрсәтелде. Бу кандидатураны Фәүзия Бәйрәмова тәкъдим итте. Мәгълүмат өчен, Сафин берничә ел элек бу дәрәҗәле бүләккә тәкъдим ителгән иде инде. 

Быелның май аенда ТР язучылары Казанда чираттагы корылтайларына җыелачак анда Чаллы әдипләре дә актив катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият