Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы үзәгендә татар авылы төзиләр

Мәйданчыкта шулай ук алты сәүдә павильоны урнаша, анда кулдан эшләнгән товарлар сатыла. Быел торналы кое да ясарга җыеналар.

Чаллыда Сабан туена әзерлек башланды. Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы хезмәткәрләре Яр буе паркында татар авылы өчен өр-яңа буралар кора. Бәйрәм кунакларын бизәкле агач капкалар каршы алачак. Мәйданда тегермән, 10га 8 метрлы зур йорт, чын миче булган ял урыны, хуҗалык сарае, бакча да булачак. Шунда ук кул эшләнмәләре сатылачак, бу максаттан 6 сәүдә павильоны төзелә. Быелгы бизәлешнең үзенчәлеге – күтәрмәле авыл коесы.

Исегезгә төшерәбез, Сабан туе Чаллыда 18 нче июнь көнне үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм май яз ял