Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 15 яшьлек үсмерне бәрдергән машина йөртүчесенең шәхесе билгеле булды

Чаллыда 15 яшьлек үсмерне бәрдергән машина йөртүчесенең шәхесе билгеле булды.

"Копейка" машинасы руле артында 22 яшьлек Алексей Тикунов булган.Кайбер мәгълүматлар буенча, егетнең машина йөртү стажы - дүрт ел. Штрафлары бар, әмма барысы да түләнгән. 2019 елда егет машина йөртү хокукларын югалткан булган.
Яшь егетнең социаль челтәрләре ябылган. «ВКонтакте» битендәге статусы - «Оливьешечка».
ВАЗ-2101 автомобиле Тикуновка рәсмиләштерелгән булган. Чаллылылар бу машинаны урамнарда күргәннәре булганын хәбәр итә. Моннан тыш агрессив машина йөртү һәм "шашка" уеннары вакытында әлеге автомобильнең күзгә берничә тапкыр эләгүе турында фикер алышалар.

Тикунов азык тарату үзәгендә эшли торган булган, моннан тыш аның һәлак булган яшүсмер белән бер йортта яшәве дә билгеле булды. 
Шаһитлар сүзләренчә, автомобиль тәгәрмәчләре астында кичә тагын бер яшүсмер булырга мөмкин булган. Һәлак булучы егет кинотеатрдан дусты белән бергә кайта торган булган. Соңгысы әлеге булган хәлдән шок хәлендә.
Юл-транспорт һәлакәте буенча РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча җинаять эше кузгаттылар (саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев