Чаллыда 16 яшьлек кызның мәете табылган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 16 яшьлек кызның мәете табылган

Тикшерүчеләрнең беренчел фаразы буенча бала үз-үзенә кул салган.

Кичә Чаллының 37нче комплекстындагы фатирда 16 яшьлек мәктәп укучысының үле гәүдәсе табылган. Фаҗига турында беренче булып баланың әти-әниләре белгән. Кызның тулы гаиләдән икәнлеге, гимназиядә белем алуы, яхшы билгеләренә укуы мәгълүм. Тикшерүчеләрнең беренчел фаразы буенча бала үз-үзенә кул салган. Ул ниндидер язулар калдырмаган, мондый фаҗигага этәргән сәбәпләр әлегә ачыкланмаган. Тикшерү эшләре бара.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев