Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы авариягә очрады
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы авариягә очрады

Юл-транспорт һәлакәте вакытында ашыгыч ярдәм салонында пациентлар булмаган.

Бүген Чаллыда Тынычлык белән Автозавод проспектлары киселешендә ашыгыч ярдәм машинасы һәм җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булды.
Бәрелүдән соң, ашыгыч ярдәм машинасы коймага барып төртелгән. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.

Һәлакәттә чит ил машинасы хуҗабикәсе гаепле дип фаразлана. Ашыгыч ярдәм машинасы да зыян күргән. Үлүчеләр юк. 
Авария вакытында ашыгыч ярдәм машинасы салонында пациентлар булмаган. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


машина авария дтп

Нет комментариев