Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда авария - дүрт кеше зыян күргән

«Рено» автомобиленең 60 яшьлек йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, «Шкода» белән бәрелешкән.

Чаллыда ике чит ил автомобиле кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.


Авария кичә Иске Сарман урамындагы 31/2нче йорт каршында булган. Биредә «Рено» автомобиленең 60 яшьлек йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, «Шкода» белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук «Рено»ның 59 яшьлек пассажиры һәм «Шкода» автомобилендәге 8 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәгә озатканнар. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп гибдд автомобиль