Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеләр - ФОТОЛАР

Төрле хәрби көчләр вәкилләре, шәһәрнең уку йортлары, хәрби техника катнашындагы парад Җиңү көненә багышланган митингның аерым бизәге булды.

Чаллының Ватан-Ана мемориалы янында Бәйрәм чаралары тантаналы митингтан башланып китте. Аны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ачып җибәрде. "Егерменче гасырның иң куркыныч афәте булып саналган Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, тарих төпкелләрендә калып, ерагайганнан-ерагая бара. Әмма вакыт безнең яшәешебезне тамырдан үзгәртергә сәләтле булса да, Хәтер алдында көчсез. Бөек Ватан сугышы һәркайсыбызның гаиләсенә кагылганга, аңа битараф кешеләр юктыр ул. Халкыбызның сугыш, фашизм белән тиңсез көрәштәге күргәннәре беркайчан да онытылмас", - диде Чаллы башлыгы.
Чаллылылар белән Бөек Җиңү бәйрәме шатлыгын бүлешергә килгән ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова ветераннарга һәм мәйданга җыелган халыкка Президент Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде.
Төрле хәрби көчләр вәкилләре, шәһәрнең уку йортлары, хәрби техника катнашындагы парад Җиңү көненә багышланган митингның аерым бизәге булды. Россия Эчке эшләр идарәсенең полиция патруль-пост хезмәтенең аерым батальоны, ЮХИДИ идарәсе, Янгын куркынычсызлыгы хезмәте гарнизоны, чик гаскәрләре ветераннары, яшь кадетлар, студентлар һәм укучылар - утны-суны кичкән солдатлар алдында төз адымнар белән марш узуны һәркем үзе өчен зур дәрәҗә буларак кабул итте. 

Ватан-Ана мемориал комплексы мәйданындагы тантана Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салу белән тәмамланды. Чарада якынча 19 меңгә якын кеше катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май бәйрәм