Чаллыда бер ир-атны каты кыйнаганнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер ир-атны каты кыйнаганнар

Аны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озаталар.

Мәләкәс аръягында торучы 40 яшьлек ир-ат белән 31 яшьлек ир-ат арасында низаг чыга. Нәтиҗәдә, икенчесе 40 яшьлек ир-атны бик каты кыйный. Аңа ашыгыч медицина хастаханәсендә операция ясыйлар. Ир-атның башына, корсагына, эчәкләренә бик каты зыян килә. 

31 яшьлек ир-ат ЗЯБ бистәсендә яши. Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Аңа карата РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 1 өлеше буенча «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү» эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев