Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер үк көнне ике массаж ясаучыга һөҗүм иткәннәр

48 яшьлек массажист ханымның клиентка ишек ачуы була, соңгысы аңа пычак белән ташлана.

Массаж ясау осталарының берсе интернет челтәренә арендага алынган фатирда хезмәт күрсәтү турында  белдерү элә. Күп тә үтми аңа ир-ат шалтырата һәм алар очрашу турында килешәләр. 48 яшьлек массажист ханымның клиентка ишек ачуы була, соңгысы аңа пычак белән ташлана. 32 яшьлек аннан акча таләп итә. Массажист югалып калмый, каршылык күрсәтә һәм ир-ат чыгып качарга мәҗбүр була. 
Әйтергә кирәк, ул моның белән генә чикләнеп калмый. Шул ук көнне ул әлеге массажист ханымның хезмәттәше белән сеанска килешә. Әлеге очрашу барышында ир-атны кулга алалар. Аны "Разбой" маддәсе буенча җинаять эше кузгаталар.

фото: sputnik-georgia.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция фаҗига