Чаллыда бер хатын-кыз югалган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер хатын-кыз югалган

12 апрельдә өеннән чыгып киткән һәм хәзерге көнгә кадәр аның кайда икәнлеге билгесез.

«Электротехниклар» полиция бүлеге 1984 елгы Ася Станиславовна Коваленконың югалуын хәбәр итте. Югалган хатын-кыз ЗЯБ бистәсенең 17А комплексында яшәгән. 12 апрельдә өеннән чыгып киткән һәм хәзерге көнгә кадәр аның кайда икәнлеге билгесез.

Ася Коваленконың билгеләре: якынча 35-40 яшь, буе 165 см, ябык гәүдәле, кара чәчле, соры-зәңгәр күзле.

Әлеге кеше турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, 34 -70 -73, +7 927 457-11-20 номеры буенча шалтыратыгыз.

фото ачык чыганаклардан алынды

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


02 увд мвд полиция хәвеф-хәтәр

Нет комментариев