Чаллының Җиңү паркында күңелле чара - «Пятачок» узды. Ничә елдан соң әлеге кичке уеннарны, җыр-биюле бәйрәмнәрне шәһәрнең бердәнбер татар газетасы - "Шәһри Чаллы" торгызды.
"Пятачокта" шәһәрнең танылган җырчылары да катнашты. Габидулла Хөрмәтуллинны, Илшат Хәмәдиевне, аеруча да "Пятачок" җыры белән җыелганнарны "кыздырып" җибәргән Илнур Гомәровны халык бик яратып кабул итте.
Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз).
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев