Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Бөтенроссия география диктантын язачаклар

11 ноябрь көнне 12:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәрендә Бөтенроссия география диктанты узачак.

Масштаблы белем бирү акциясе Россия Федерациясенең һәр субъектында, шулай ук чит илләрдә дүртенче тапкыр үтә. Аның кысаларында Рус география җәмгыятенең региональ үсеш департаменты директоры Сергей Корлыханов, сәяхәтче, фотограф, этнограф, режиссер-документалист Леонид Круглов, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллерның килүе көтелә.

Быел Яр Чаллы өченче тапкыр диктант язачак. Диктант язу өчен автокала мәктәп базасында 19 мәйданчык оештырылачак: 3, 4, 7, 19, 20, 21, 23, 24, 26, 34, 37, 40, 41, 44, 45, 48, 50, 53, 82 белем бирү учреждениеләрендә. Үзәк мәйданчык 26-нчы гимназиядә урнашачак. Яр Чаллы педагогия университеты базасында студентлар өчен ябык мәйданчык эшләячәк.

Диктантта яше һәм белеменә бәйсез рәвештә теләгән һәркем катнаша ала. Быел беренче тапкыр диктант варианты ике өлештән тора, аларның һәркайсы 15 сорауны үз эченә ала һәм катлаулылык дәрәҗәсе буенча аерылып тора. Оештыручылар быел интеллектуаль ярыш имтихан тестына түгел, ә викторинага охшый, дип аңлата. Биремнәр шулай ук алдагы еллар биремнәреннән аерылачак, сораулар күпчелек мантыйкка исәпләнгән һәм бик үк катлаулы булмаячак.

Диктантны шулай ук проект сайтында dictant.rgo.ru онлайн режимда язарга мөмкин.

 

http://nabchelny.ru/news/34167

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев