Чаллыда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

Ялларда авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими эшләүче 3 мәйданчыкта – Г.Тукай исемендәге яр буенда, Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды.

Шәһәргә 16 миллионнан артык суммага 175 тоннадан артык продукция китерелгән. Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов һәм Татарстан кулланучылар берлегенең сәүдә идарәсе башлыгы Илдус Хатыйпов булдылар. 
Яр буенда урнашкан ярминкә Сарман муниципаль районы оештырган концерт программасы ярдәмендә бәйрәм атмосферасында узды.

 

Фото: http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ярминкә

Нет комментариев