Чаллыда чыршылар урнаштыра башладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чыршылар урнаштыра башладылар

Гадәттәгечә, шәһәрдә ике чыршы конструкциясе ЗЯБ поселогында һәм Азатлык мәйданында урнаштырылачак.

Мэрия каршындагы мәйданда әзерлек эшләре дүшәмбедән бирле башкарыла башлады инде - постамент урнаштырылган, территория әзерләнгән һәм чистартылган. «ПАД» МУП хезмәткәрләре Яңа ел чыршысын җыюга бүген үк керешкәннәр: башта ике конструкциядән торган нигезне беркеткәннәр, ә соңыннан чыршыны җыя башладылар. Тимер конструкциянең озынлыгы 30 метрга җитә, шуңа күрә аны урнаштыру өчен махсус техника – кран-манипулятор һәм гидроподъемник җәлеп ителә.
Быел шәһәр халкын һәм кунакларын сөендерүче утларга яңалары өстәләчәк: Яңа елның төп символы яктырак балкып торсын өчен лампочкалар һәм гирляндалар саны артачак.
Чыршы конструкциясен урнаштыру 10 декабрьгә тәмамланачак.

http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңа ел

Нет комментариев