Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда да 28 марттан сәүдә үзәкләре ябыла

Коронавирус сәбәпле президент Рөстәм Миңнеханов кушуы белән Татарстан хөкүмәте карар әзерли.

Бу хакта  Хөкүмәт йортында онлайн режимда узган матбугат очрашуында Татарстанның премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.

Аның сүзләренчә, мәктәп, шулай ук спорт секцияләре, сәнгать, музыка мәктәпләре өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылган. Ләкин балалар бакчалары эшләүдән туктамаячак.

“Балалар бакчалары эшен дәвам итә. Бу Русия президенты боерыгы нигезендә ял атнасы аерым төр гражданнарга кагылмау белән бәйле. Балалар бакчаларын тулысынча туктату мөмкин түгел. Кемнең әти-әниләре эшләми, алар балаларын бакчага китерми. Ә кем эшли балаларын бакчага илтә ала”, диде Ләйлә Фазлыева.

Карар нигезендә, 28 марттан 5 апрельгә кадәр Татарстандагы сәүдә үзәкләре дә ябыла.

“Бу азык-төлек кибетләре белән даруханәләргә генә кагылмый. Сәүдә үзәкләрендәге туклану урыннары, күңел ачу үзәкләре эшләмәячәк”, диде Фазлыева.

Моннан тыш, рестораннарга, кафеларга аерым йөкләмә бирелгән. Алар дезинфекцион режимны саклап, залда 20 кешедән дә күбрәк кеше тотмаска тиеш.

Моңа кадәр кальян тарту һәм төнге клубларның эше чикләнгән иде. Әгәр канун бозулар, карантинны бозу очраклары ачыкланса, аларны җаваплылыкка тартачаклар.

“Әгәр кешеләр кальян, сәүдә үзәкләре, фитнес, бассейннарның эшләвен күрсә, Роспотребнадзор, эчке эшләр министрлыгы, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайнар элемтәгә җиткерергә мөмкин. Эшмәкәр, юридик затның кайда эш алып бару урынын әйтергә кирәк. Прокуратура һәм эчке эшләр министрлыгы чаралар күрәчәк, фактны теркәячәк. Бу хакта материаллар беркетмә төзү өчен Роспотребнадзорга юлланачак. Алар район мәхкәмәсенә биреләчәк. Тиз арада мәхкәмәдә каралырга тиеш. Җәза – 90 көнгә эшен туктатырга туры киләчәк”, диде Татарстан Кулланучылар хокукларын күзәтчелек итү идарәсенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Марина Патяшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус

2
X