Чаллыда дүрт машина бәрелешкән, өч кеше имгәнгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда дүрт машина бәрелешкән, өч кеше имгәнгән

Фотода күренгәнчә, Volkswagen Tiguan автомобиле һәм өч «Лада» машинасы бәрелешкән.

Чаллы шәһәрендә «Челныгорстрой» тукталышыннан соң ГЭС бистәсе юнәлешендәге юлда дүрт автомобиль бәрелешкән.
Фотода күренгәнчә, Volkswagen Tiguan автомобиле һәм өч «Лада» машинасы бәрелешкән.
Зыян күрүчеләрнең берсе җимерелгән автомобильдә кысылып калган. Шаһитлар сүзләренчә, аны коткаручылар чыгарган, аннары ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып киткән.
Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сүзләренчә, өч кеше төрле дәрәҗәдә имгәнгән. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


машина авария дтп

Нет комментариев