Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Экоактивлар» проектына йомгак ясадылар

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллыда «Экоактивлар» проектын тормышка ашыруга багышланган шәһәр чарасында катнашты.

«Табигатьне һәм туган ягыбызны яратучы, битараф булмаган, актив, яраткан яшьләребез белән бергә без бу уку елында «Экоактивлар» проектына старт бирдек һәм узган сезонга нәтиҗәләр ясадык. Күз алдыгызга китерегез әле – безнең егетләр быел 1800дән артык агачны саклап калдылар! 2020/2021 уку елында алар 183,5 тонна макулатура, 4000 килограммнан артык пластик, 7439 кг батарейка, шулай ук аз керемле гаиләләр өчен 42 кубометр кием җыйдылар», – дип сәламләде катнашучыларны Әлфия Когогина.
Проект «Мусора.Больше.Нет.» иҗтимагый хәрәкәте һәм «Орион» яшьләр үзәге тарафыннан  Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм шәһәр Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән оештырылды.
Проектның максаты – балаларның һәм яшьләрнең калдыклар белән дөрес эш итү һәм ресурслардан рациональ файдалану буенча экологик культурасын формалаштыруга ярдәм итү.
Проект елдан-ел үсеш ала һәм үсә бара, хәзерге вакытта шәһәрдә төрле белем бирү учреждениеләренең 35 экоактивы исәпләнә.
«Шатлык» яшьләр үзәгендә бүген игелекле йөрәкләр җыелган! Безнең шәһәрдә «Мусора.Больше.Нет.» Бөтенроссия экологик хәрәкәте җитәкчесе – Дәүләт Думасы депутаты Ксения Сыкринаның Рәхмәт хатын тапшыру минем өчен аеруча күңелле. Яшьләребезнең башлангычларын хуплаучыларга зур рәхмәт!» – дип мөрәҗәгать итте депутат экоактивистларга.
Чара барышында «Яшел түгәрәк» (пэт-шешәләр җыю), «Кәгазьгә – икенче тормыш», «Яшел урам», «Иң яхшы экоактив», «Иң яхшы экоактивист» һ.б. номинацияләрдә җиңүчеләр бүләкләнде. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс