Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Экокәгазь» җитештерә башладылар

Комбинатта санитар-гигиена әйберләре җитештерелә башлауга 35ел тулган көннәрдә ассортиментта яңа товар барлыкка килде.

«Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь халык предприятиесе»ндә экокәгазь җитештерү линиясе эшли башлады. Комбинатта санитар-гигиена әйберләре җитештерелә башлауга 35ел тулган көннәрдә ассортиментта яңа товар барлыкка килде.

Кәгазь фабрикасында февраль ахырында гильзадагы бер катлы продукцияне картон тартмага урнаштыру өчен Сербия компаниясе җиһазы көйләнгән иде. Бу әлеге ил компаниясенең яңа җиһазларының берсе. Әлеге машина бер катлы кәгазьне бер минутта 15 коробкага, 2 һәм аннан күбрәк катлысын 12 коробкага упаковкалый. Яңа җиһаз бер һәм ике катлы бәдрәф кәгазе белән кәгазь тастымал  ясый торган Fabio Perini линиясенә туры китереп урнаштырылган. Шул ук линиягә кәгазь тышлау машинасы да тоташтырылган. Шулай итеп «Экокәгазь» маркасы астында бәдрәф кәгазен данәләп чыгара башлаганнар. Тиздән әлеге продукция сәүдә нокталарына да җибәреләчәк.

Фото предприятиедән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: катыргыкәгазькомбинаты товарлар