Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,41% тәшкил итә

Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,41% тәшкил итә. «Рәсәй эше» кадрлар үзәгендә исәптә 1 157 кеше теркәлгән. Ел башыннан кадрлар үзәгенә 11 107 граждан мөрәҗәгать иткән, 8 953 кеше эшкә урнаштырылган.

«Ел башыннан эшсезлек буенча пособиега 148 млн 607 мең сум тотылды», - дип аңлатты «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова.
Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 8 877 вакансия бар. Шәһәрнең 1 256 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрдә эшсезлекне киметүгә юнәлдерелгән чараларны уңай бәяләде һәм бу юнәлештә эшне дәвам итүне сорады: «Без сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен шактый уңышлы хәл итәбез. Республика күчеп килгән югары квалификацияле медицина хезмәткәренә 800 мең сум күләмендә грант бирә. Без өстәмә рәвештә 200 мең сум акча бирәбез. Бу Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм муниципалитетның уртак бурычны хәл итүе ачык мисалы.
Чаллы – республиканың гына түгел, илебезнең эре сәнәгать үзәге. Без алга таба да үсәргә, җитештерү күләмнәрен, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, күбрәк продукция чыгарырга тиеш», - дип ассызыклады мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: работа россии