Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике хәрбине соңгы юлга озаттылар

Ике гаиләгә кайгы килде.

Бүген Чаллыда Украинадага хәрби хәрәкәттә ирекле рәвештә катнашкан ике хәрби – Руслан Витальевич Радин белән Олег Алексеевич Дмитриевны соңгы юлга озаттылар.

Хушлашу мерәсимендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. «Без ата-аналарының, халкыбызның, илебезнең, республикабызның лаеклы уллары Олег белән Русланны соңгы юлга озатырга җыелдык. Алар Россия армиясе солдатының һәм Россия федерациясе гражданинының бурычын тулысынча үтәделәр. Бу – Ватанга хезмәт итүнең үрнәге. Без аңлыйбыз, баланы, ирне, әтине, якын кешене югалту хәсрәтен берни дә баса да, алыштыра да алмый. Егетләрнең әти-әниләре, туганнары,  Аллаһы Тәгалә тормышыгызны алып бару өчен сезгә көч, сәламәтлек бирсен. Руслан Витальевич белән  Олег Алексеевичның якты истәлеге күңелләребездә сакланыр. Авыр туфраклары, җиңел булсын», – диде Наил Мәһдиев.

Татарстан Мәгариф министры Илсур Һадиуллин ТР Президенты, хөкүмәт, Дәүләт Советы исеменнән кайгы уртаклашты.

24 яшьлек Олег Дмитриев Россия хәрби көчләренең 40нчы диңгез пехотасы бригадасында хезмәт иткән. Өйләнергә өлгермәгән. Ул батырлыгы өчен Дәүләт бүләге – Батырлык орденына тәкъдим ителгән.

Әнисенең бердәнбер улы булган Руслан Радин Ставропольеда 247нче десант казак полкы составында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Аның хатыны һәм баласы калган.

Чаллының батыр егетләренең исемнәре ГЭС бистәсендәге мемориал комплекска уелып язылачак.  

Фотолар шәһәр сайтыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига Украина махсус операция