Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда инвалидлар декадасы узачак

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар Декадасына әзерләнү һәм аны үткәрү турында сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрдә 32 567 инвалид яши, шуларның 2 089ы –  балалар.  «Әлеге категориягә кергән яшәүчеләрнең үзләрен кирәкле һәм файдалы итеп тоюлары, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыра алулары, җәмгыять тормышында тигез хокуклы катнашу мөмкинлеге булуы бик мөһим», - дип ассызыклады ул. 
Рамил Хәлимов Чаллыда 2011 елдан бирле «Уңайлы мохит» программасы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Бу елларда 114 учреждениедә һәркем өчен уңайлы шартлар тудырылган.
Хәзерге вакытта Уңайлы мохит картасына karta.tatar.ru сайтында 324 объект буенча мәгълүмат теркәлгән. Һәр кеше сайтка керә һәм теге яки бу объектның ни дәрәҗәдә уңайлы булуын карый ала.
Җирле бюджет акчалары хисабына 2016 елдан 2021 елга кадәр 137 тышкы пандус, 140 –эчке пандус, коляскалы инвалидлар яши торган 193 подъездларда тоткалар куелган, европа стандартларына туры килә торган 345 юл аркылы чыгу урыны реконструкцияләнгән һәм төзелгән.
Агымдагы елда мәшгульлек үзәгенә 560 инвалид мөрәҗәгать иткән, аларның 360ы (64%) төрле предприятиеләргә эшкә урнаштырылган, 47се һөнәри белем алуга юнәлдерелгән. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә инвалидлар өчен 178 вакансия бар.
Шәһәрдә эшләп килүче 130 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең җитмеш икесендә инвалид балалар өчен шартлар тудырылган. Өч балалар бакчасында терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен 14 инклюзив төркем эшли. Мәктәпкәчә яшьтәге инвалид балалар өчен (1,5 яшьтән 7 яшькә кадәр) абилитация стандартлары (балачактан инвалидларга карата дәвалау һәм тормышка җайлашуга юнәлдерелгән социаль чаралар) эшләнгән.
85нче Үзәк базасында сентябрь аеннан башлап Татарстан Республикасында башлангыч ярдәм күрсәтүнең пилот программасы буенча 0 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге 3 инвалид балага психологик-педагогик ярдәм күрсәтелә. Хәзерге вакытта шәһәрдә эшчәнлекләре балаларның социаль-психологик, шәхси реабилитация, аларны җәмгыятьтә интеграцияләүгә юнәлдерелгән гомуми белем бирү учреждениеләре челтәре эшләп килә. Инвалид балаларны мәктәптә укыту белән тәэмин итү 100% тәшкил итә.
«Хөрмәтле «үзенчәлекле» Чаллы шәһәре халкы, якынлашып килүче Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, сезгә кояш нуры һәм шатлык, тугры дуслар һәм якыннарыгызның нык мәхәббәтен, күңел җылысын, тыныч күк йөзе, иминлек, сәламәтлек һәм яхшы кәеф юллыйсы килә», - диде Рамил Хәлимов.  

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар декадасы