Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Ислам дәүләте»* террорчылыкта катнашуда шикләнелгән җиде кеше тоткарланган

Төркем оештыручылар яшьләрне җәлеп иткән һәм корал, шартлаткыч матдәләр сатып алган.

Чаллыда суд террорчылыкта катнашуда шикләнелгән җиде кешене тоткарлаган.

Суд тикшерүнең Россия территориясендә терактлар сериясе әзерләү эше буенча тоткарланган 18 затның җидесенә карата үтенечен канәгатьләндергән.

Суд террорчыларга ярдәм итүдә шикләнелгән Руслан Нуретдиновны, Илназ Мөхәмәтовны, Илмир Балакаевны, Едгор Кадыйровны 19 декабрьгә кадәр кулга алган.

Законсыз корал сатып алу, тапшыру, сату, саклау һәм үзең белән йөртүдә шикләнелгән Илдар Данияров, Мирхәйдәр Рәхимов белән Данис Әзгатҗановны 29 декабрьгә кадәр кулга алганнар.

Ачыкланганча, боевиклар Россиядә терактлар сериясе оештырырга, аннары Сириядәге террорчылар төркеменә кушылырга җыенган. Төркем әгъзалары радикаль яшьләрне төркемгә җәлеп иткән, корал һәм шартлаткыч матдәләр сатып алган.

Махсус операция кысаларында төркемнең алты әгъзасы һәм алар йогынтысында булган унбер кеше тоткарланган. Бер боевик Чаллыда яшерен урыннан корал алганда тоткарланган. Боевиклар төркеменең лидеры Чаллы кешесе, ул Ислам дәүләте»* төркемен пропагандалаган өчен хөкем ителгән булган.

*«Ислам дәүләте» – Россиядә тыелган террорчылык оешмасы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев