Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Карга боткасы”

Башкарма комитет һәм “Чишмә” халыклар дуслыгы йорты коллективлары оештырган күңелле бәйрәм көндезге бердә башлана. Биредә “Шонкар” башкорт җәмгыяте дә чыгыш ясый

10 апрельдә яңа шәһәрнең “Җиңү” паркында «Карга боткасы”  милли бәйрәме була. Башкарма комитет һәм “Чишмә” халыклар дуслыгы йорты коллективлары оештырган күңелле бәйрәм көндезге бердә башлана. Биредә “Шонкар” башкорт җәмгыяте дә чыгыш ясый. Әлеге бәйрәмне “Чишмә” халыклар дуслыгы йорты режиссеры Рәсимә Хәйбуллина: “Карга боткасы”  - башкортлар һәм татарларның борынгы йола бәйрәме. Бу бәйрәмне яз көне кара каргалар килгәч үткәрәләр. Ул “Карга туе” яки “Карга боткасы” дип атала. Бу көнне кешеләр басуга балалар белән чыкканнар, балаларга ашарга яраклы яшел үсемлекләрне күрсәткәннәр һәм аларны танырга өйрәткәннәр. Ә соңыннан ботка пешергәннәр. Боткага кирәкле ризыкларны балалар бөтен авыл буйлап җыйганнар. Өлкәннәр кымыз, әйрән, май алып килгән. Кунаклар җырлаганнар һәм биегәннәр. Аннары Убырлы карчык пәйда булган, ул ботканы урларга яки балаларга зыян салырга омтылган. Өлкәннәр аны догалар белән куып җибәргәннәр. Шуннан соң барысын да ботка белән сыйлаганнар, үз теләкләрен тели-тели, калдыкларны каргаларга һәм башка кошларга биргәннәр”, - дип тасвирлады. Димәк, шимбә көнне шәһәрдәшләрне күңелле бәйрәм көтә.

Фото:rescenter22.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без бәләкәй чакларда авылда әбиләр, бөтен бала-чаганы җыеп, урманга карга боткасына алып бара иде. Шундый күңелле чакларны сагынып искә алам әле хәзер дә.