Күзкәй үзешчәннәре авыру балага акча җыя
Яңалыклар тасмасы

Күзкәй үзешчәннәре авыру балага акча җыя

30 апрельдә шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда (22/4) Наил Гаетбаевның "Кызлар килде авылга" дип исемләнгән хәйрия спектакле була.

Спектакльне Тукай районы Күзкәй мәдәният йортының "Нур" театр коллективы үзешчәннәре куя. Чарадан кергән акча кечкенә кызчык - Ралия Шәвәлиева гаиләсенә тапшырылачак. 

2020 елгы Ралиянең аяклары авырлык белән генә хәрәкәтләнә. Табиблар аңа тетрапарез дигән диагноз куйган.

Шәвәлиевлар гаиләсенә булышырга теләүчеләр өчен карта номерын калдырабыз: 5336 6901 3556 1381 Алия Фидаиловна. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев